Казанда гарәп телле кулъязмалар һәм китапларны өйрәнү буенча Җәйге мәктәп уза

Казан (Идел буе) федераль университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Көнчыгышны өйрәнү, африканистика һәм ислам белеме кафедрасы, Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге Казанда 26 июньнән алып 1 июльгә кадәр IV җәйге мәктәп оештыра. Җәйге мәктәп “Евразиядә ислам. Россия халыкларының кулъязма һәм иске басма чыганаклары” (гарәп телендәге кулъязмалар һәм китаплар, Россиядә ислам тарихы, хаттатлык (каллиграфия)) дигән темага җыела.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 04. Фото:kpfu.ru/imoiv/islam/

Әлеге чараның максаты – гарәп телендәге кулъязмалар һәм иске басма китаплар белән эшләүче тикшеренүчеләрнең квалификациясен үстерү өчен белем бирү мәйданчыгын булдыру. Җәйге мәктәп программасы ислам язма мирасы белән эш итүче практикаларга яраштырып төзелгән.

Бу проект киң спектрдагы гарәп телле кулъязмалар белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Җәйге мәктәп программасына чыганаклар белән эшләүче һәм исламиятне үстерү буенча әйдәп баручы белгечләр катнашында семинарлар һәм остаз мәктәпләре оештыру кертелгән. Шулай ук тарихи объектларга чыгу һәм алган белемнәрне “кыр шартларында” сынап карау көтелә.

Җәйге мәктәптә лекцияләрне Рамиль Насыйбуллов, Рәшит Кадыйров, Рәиф Мәрдәншин, Ильяс Мөстәкыймов, Нурия Гәрәева кебек белгечләр алып бара.

Мәктәптә катнашу өчен өлкән курс студентлары, магистрантлар, аспирантлар һәм 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр чакырыла. Алар гарәп язуын һәм гарәп телен белергә, кулъязмалар һәм иске басма китапларны анализлау, тәрҗемә итү һәм тасвирлау белән бәйле язмалары булырга тиеш. Галимнәрнең инглиз телендәге әдәбиятны укуы һәм аңлавы шарт итеп куела.

Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе