
Бүген Казан мэры шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә 10 декабрьдә Казанның Ленин бакчасы территориясенә кергән Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханә бинасы янындагы 24 авария хәлендәге һәм артыгын үскән 14 куакны кисү эшләре башлануы белән бәйле вазгыятькә игътибарны юнәлтте. “Барыннан да элек университет (КФУ. – ред.) укытучылары, профессорлар составы белән киңәшми эшләнергә тиеш түгел иде. Актив позицияләре өчен ваемсыз булмаган шәһәр халкына рәхмәт әйтәсем килә: алар килеп, агач кисүне туктатуны катгый таләп иткән... Авария хәлендәге агачлар белән 10 сутый җир узган атнада башкалабызда тормыш Казан һәм казанлылар бердәмлеге мәсьәләсендә яхшы якка үзгәргәнен күрсәтте. Инде хәзер эш регламентына төзәтүләр кертәсе була, бигрәк тә тарихи үзәккә кагылган мәсьәләләрдә”, - диде мэр һәм шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин. Хәер, кешеләр өчен Азино да, Юдино да, “Кварталлар” да, республикабыз башкаласынының башка районнарында да бер күк дәрәҗәдә мөһим мәсьәлә бу. Теләсә нинди агачны кисәр алдыннан компенсация итеп яшел үсентеләр утыртылырга тиеш, авария хәлендәге агач икән, шул хакта язылган табличка беркетү, ММЧ аша кешеләргә мәгълүмат җиткерү кирәк, дип, И.Метшин башкала Башкарма комитеты башлыгы урынбасары, тышкы уңайлыклар комитеты җитәкчесе Игорь Куляжевка регламент буенча тәкъдимнәр әзерләүне йөкләде.
“Татар-информ”