
Казанда Островский урамында урнашкан дүрт катлы офислар бинасының чормасында чыккан янгын сүндерелгән, дип белдерделәр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бина эченә төтен таралу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр бер кешене коткарган. Зыян күрүче бинаның өченче катында табылган.
Элегрәк, Островский урамындагы бина түбәсендә янгын чыгу турындагы хәбәр ГЛОНАСС +112 системасы буенча 11.04 сәгатьтә килде, дип белдерелгән иде. Якынча мәгълүматларга караганда, янгын мәйданы 300 кв метр тәшкил иткән.
«Татар-информ»