
Казанда, Ватан Герое көненә багышланган тантаналы чаралар кысаларында, Миславский урамындагы 8 нче йортта фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе хәбәр иткәнчә, мемориаль тактаның авторы – Бердниковлар иҗади гаиләсе коллективы.
Мемориаль такта ачылу тантанасында каһарман шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүче Татарстанның халык шагыйре, ТР һәм РФ Дәүләт бүләкләре лауреаты Ренат Харис, Казан каласы хакимияте вәкилләре, шәһәребез зыялылары, яшьләр катнашты. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин Фатих Кәримнең Ватанга мәхәббәт, яшәүгә дан җырлаган үлемсез шигырьләрен укыды.
Истәлек тактасы ачылу тантанасы татар халкының батыр улына атап чәчәкләр китерү белән тәмамланды.
Белешмә өчен. Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туган.
1922 нче елда Ф.Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел уңышлы шөгыльләнә. Ул чакта Казанда яшәгән абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра. 1924 елда Казанга килгәч, абыйсын Башкортстанга эшкә күчерәләр. Шулай да, Габдулла Фатихны Н.К.Крупская исемендәге үсмерләр йортына урнаштырырга өлгерә. Ф.Кәрим монда 1925 елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929 елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә (1934) . «Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета-журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә.
1931–1933 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Ләкин 1938 елда Ф.Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, имеш, ул, сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән, аңа «милләтче», «пантөрекче», «буржуазия ялчысы», «советка каршы коткы таратучы», әдәби әсәрләрендә «кулаклар идеологиясен үткәрүче халык дошманы» шикелле коточкыч нахак гаепләр ташлана. Бу вакытта Ф.Кәримгә әле 30 яшь тә тулмаган була. Шул «гаепләре» өчен тоталитар режимның урындагы мәхкәмәсе 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Ф.Кәримне 10 елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын 5 елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итә. Бу карар белән килешмичә, әдип, берничә тапкыр кассацион гаризалар язып, үзенең гаепсез икәнлеген исбатлап карый, ләкин аның гаризаларына игътибар итүче булмый. Нәтиҗәдә, шагыйрьне, озак та үтми, этап белән төньякка – сәяси тоткыннар лагерена озаталар. Бары тик шундый ук «гаепләр» белән төрмәләрдә утырып, соңыннан акланып чыккан язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССР Югары мәхкәмәсе Ф.Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. Ниһаять, 1941 елның 1 декабрендә, инде Германия белән канлы сугышлар барган көннәрдә, Ф.Кәримне иреккә чыгаралар. Ләкин бер шарт белән: ул «үз теләге белән» фронтка китәргә тиеш була. Чыннан да, бер үк вакытта сәер дә, кешелексез дә булган бу шартны үтәп, Фатих Кәрим фронтка 1941 елның декабрендә Казанның Миславский урамындагы шушы 8нче номерлы йортыннан чыгып китә. 1945 елда, үзенең батырларча һәлак булган елында, ул ялда була һәм сугыш вакытында бер генә тапкыр гаиләсе янына кайтып килә ала.
Шагыйрь 1945 елның 19 февралендә хәрби йөкләмәне үтәгән вакытта Кенигсберг янында Победа бистәсендә һәлак була.
Татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, гражданлык каһарманлыгы һәм шигъри батырлык күрсәтеп, милләтебезнең һәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып һәлак булган шагыйрьнең төрмә камераларында күңел дәфтәренә теркәп саклап калдырган, сугыш тынган араларда солдат землянкалары, окоп ышыкларында иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» кебек балладалары (1942), Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә сугыш чоры татар поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр. Фронтта Ф.Кәрим үзенең әдәби мирасын чәчмә әсәрләр белән дә баета: «Шакир Шигаев» исемле драма (1943), «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1943) исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләр дә, поэзиясе кебек үк, сугыш афәтенә, фашизмга, тираниягә каршы юнәлтелгән нәфрәт хисләре белән сугарылган. Ф.Кәримнең 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы булуы билгеле.
“Татар-информ”