Санкт-Петербург сарайлары һәм Казан мәчетләре кергән туристик маршрут 2018 елда ачылыр дип көтелә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов әйтүенчә, әлеге маршрутны тәкъдим итү халыкара туроператорларда кызыксыну уятты.
Туристлар өчен Санкт-Петербург сарайлары һәм Татарстанда тәкъдим ителгән ислам темасы кызыклы дип табылган дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.