Казан һәм Болгар арасындагы юл кырында бердәнбер мәчет ачылды

Лаеш районының Сокуры авылында "Юлчы" мәчетенең ачылу тантанасы узды.

БӘЙЛЕ
2013 Сен 18
Лаеш районының Сокуры авылында "Юлчы" мәчетен ачу тантанасы узды.

 
Мәчетнең исеме очраклы гына куелмаган, бу - Болгардан Казанга бара торган юлда бердәнбер мәчет. Аның төзелешенә җир 2006 нчы елда ук бүлеп бирелгән булган. Төзелешкә ике елдан соң керешкәннәр. Мәчет төзелешен башлап йөрүче – Сокурыда яшәүче Азат Гайнетдинов. Икътисади кризис аркасында эшләр берничә тапкыр туктатып торылган булган. Нәтиҗәдә, алар 5 елга кадәр сузылган.

 
Мәчет ачылышы тантанасына Россиянең үзәк өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин килде. Аның ата-анасы чыгышы белән Лаеш районыннан. Үзенең чыгышында Тәлгать хәзрәт үсеп килүче буынның рухи-әхлакый тәрбиясе өчен мәчетләр төзелешенең мөһимлеген билгеләп узды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин мәчеттә ислам нигезләрен өйрәнү буенча курслар оештыру әһәмиятенә тукталды. ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе "Юлчы" мәчете имамы Галимҗан Кашаповка бәйрәм чапанын бүләк итте.


Тантананың мактаулы кунакларының берсе ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов хәбәр иткәнчә, "Юлчы" белән янәшә мәдрәсә, хайван чалу урыны, автотукталыш, фонтан ачылышы ниятләнә. Алга таба биредә авыл халкы өчен ял зонасы һәм балалар мәйданчыгы да булачак.

 
Гыйбадәтханә ачылышы тантанасында, шулай ук, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка дин әһелләре катнашты. Тантана өйлә намазына кадәр дәвам итте дип хәбәр кылды "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе