Казан ханнары җәсәдләре җир куенына иңдерелде

1977 елда Казан Кремлендә табылган ханнарның каберләре мавзолей-төрбәгә урнаштырылды.

БӘЙЛЕ
2017 Май 19. Фото:tatar-inform.tatar

Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты киңәшчесе Камил Исхаков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев багышлау үткәрде, ханнар рухына җеназаны Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин укыды.

Искәртеп үтик, Казанның 1000 еллыгы алдыннан Казан Кремле ныклап өйрәнелә башлагач, Сөембикә манарасы тирәсендә Казан ханнары Мәхмүт һәм Мөхәммәт Әминнең сөякләре табыла.

Җәсәдләрне җирләү тантанасы Болгар җыены алдыннан - махсус, бөтен Россия мөселманнары, руханилар, мөфтиләр, хәзрәтләр Казанга җыелу вакытына туры китерелде.

Исегезгә төшереп узабыз: 1977 елда Казан Кремлендә табылган хан сөякләре Археология музеенда торды. Галимнәребез белдергәнчә, бу сөякләр 1467 елда вафат булган Мәхмүт хан һәм 1518 елда вафат булган Мөхәммәт Әмин ханныкы. Казан ханнары сөякләрен Рамазан ае башланганчы, Казан Кремлендәге мавзолейга җирләргә дигән карарга киленде.

"Татар-информ" МА.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе