
Кинофорумга шулай ук совет экраны, Россия кинематографы һәм чит ил киноиндустриясе остасы Андрей Кончаловский да чакырулы. Ул "Мир” кинотеатрында ретроспектива һәм очрашулар аша тамашачы күңеленә кереп калачак. А.Кончаловский белән очрашу 11 сентябрьдә булачак. Бу хакта Казан VIII халыкара мөселман фестивале матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: "Татар-информ"