
Казанга "Внуково" аэропорты аша Мисырдан 294 берәмлек багаж кайтарылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Бу бүген иртәнге 8.00гә булган мәгълүмат. Иртәнгә 133 берәмлек багаж хуҗаларына тапшырылган. "Тагын 161 берәмлек багаж тапшырылырга әзер", - дип билгеләп үтәләр югарыда әйтелгән идарәдә. Шул исәптән 26 берәмлек ияләренә Россия почтасы ярдәмендә барып ирешәчәк.
«Татар-информ»