
2 февральдә «Руслайн» авиакомпаниясе төбәк очышларын субсидияләү программасы кысаларында Казан – Төмән рейсын ача. Очышлар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе башкарылачак. Һава судносы Казанга 16.40 сәгатьтә төшә, ә 17.40 сәгатьтә Төмәнгә оча.
Хәрәкәт графигына үзгәрешләр кертелергә мөмкин, дип белдерделәр Казан аэропорты матбугат хезмәтендә.
Рейска иң ышанычлы 50 пассажир сыешлы "CRJ200" һава судносы чыгачак.
Бу график буенча очышлар март ахырына кадәр гамәлдә булачак.
«Татар-информ»