
Бүген Казан аэропорты Түбән Камага һәм Ижевскига оча торган дүрт рейсны кабул итте, алар, һава шартлары начар булу сәбәпле, планлаштырылган аэропортларга төшә алмаган.
Шулай итеп, «Сибирь», «Аэрофлот» һәм «ЮТэйр» авикомпанияләре рейслары Мәскәүдән Түбән Камага очкан, әмма "Бигеш" аэропортында томан булу сәбәпле, һава суднолары Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.
Шулай ук Мәскәүдән Ижевскига очучы самолет Казан аэропортына төшкән. Ул әле очмаган, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА хәбәрчесенә "Казан" халыкара аэропорты матбугат хезмәтендә.
«Татар-информ»