Камил хәзрәт Самигуллинның яңа китабы дөнья күрде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа китабы табадан төште

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 10

“Хозур” нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Каберләрне зиярат кылу. Шәригать кануннары һәм әдәп кагыйдәләре” («Посещение могил. Предписания шариата и правила приличия») дип исемләнгән китабын нәшер итте.

Әлеге хезмәттә каберлекләрне зиарат кылу, мәрхүмнәрне искә алу, алар рухына дога кылу, хатын-кызларның зиратка барулары һәм башка мәсьәләләр шәригать күзлегеннән карала.

Тормыш шундый, үлем һәр өйгә килә, якыннарыбыз белән бәхилләшергә, аларны соңгы юлга озатырга туры килә. Мәрхүмнәр рухына дога кылу һәм аларны искә алу исәннәрнең бурычы.

Камил хәзрәтнең китабы әлеге гамәлләрне ислам кушканча башкару тәртибен аңлата.

Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе