Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университетында булды.
Татарстан Президентын Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян, Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Леван Джагарян, Татартан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов һәм башкалар озата йөрде.
Бүгенге очрашу нәтиҗәсе буларак, КФУ һәм Фирдәүси исемендәге университет арасында хезмәттәшлекне күздә тоткан килешү имзаланды.
Моңа кадәр татарстанлылар Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян белән очрашкан иде. Ике як мәдәният, мәгариф, технологияләр өлкәләрендә, туризмда, хәләл базар тармагында, күргәзмә эшчәнлегендә, инвестицияләр җәлеп итүдә үзара багланышларны арттыру хакында да фикер алышты.
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары кулланылды.