Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Без шактый озын юл үттек, әмма узасы юллар күп әле"

Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 25 еллыгы уңаеннан пленум утырышы узды. Тантаналы юбилей җыелышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстанның бар мөселман дин эшлеклеләре – президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, төбәк казыйлары катнашты.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 15. Фото:dumrt.ru

1992 нче елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оеша. Мөфти, бу хакта билгеләп, истәлекле дата турында: “Монда утыручыларның күбесе шаһитләр генә түгел, әлеге вакыйгаларда үзләре катнашучылар. Иң мөһиме шул: без тулы канлы һәм бар көченә эшли ала торган мөфтият кенә төзеп калмадык, барыннан да бигрәк – аның бердәмлеген һәм мөстәкыйльлеген саклап килдек”, - диде.

Аннары Камил хәзрәт Диния нәзарәтенең чирек гасыр дәвамында мәгариф, белем бирү, дәгъвәт, дини кануннарны үтәү буенча бердәмлек, социаль һәм мәгълүмати сәясәт өлкәсендә башкарган эшләре турында сөйләде. Бүген мөфтият эченә 1500 дән артык теркәлгән мәхәллә һәм мәчет керә, ә бу исә Россия Федерациясендәге гомум мәчетләр саныннан дүрттән берен тәшкил итә. Безнең җирле органнар 48 мөхтәсибәт һәм 9 казыят белән билгеләнгән. Голәмалар шурасы, Казыйлар шурасы һәм Аксакаллар шурасы төзелгән һәм алар уңышлы эшлиләр. Татарстан Диния нәзарәте бүгенге көндә мәхәлләләр саны буенча Россиядә икенче урында тора.

Үзенең чыгышын тәмамлап, мөфти Камил хәзрәт имам-мөхтәсибәтләрне дин өлкәсендәге куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. “Без шактый озын юл үттек, әмма узасы юллар күп әле. Мөселман өммәтенә хезмәт итү өчен мөфтиятнең ныклы нигезе булдырылган. Бердәмлекне саклап, без алдыбызда торган мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп барабыз. Үзебезнең хезмәтебезне намуслы башкарып, без Татарстанның чәчәк атуына һәм аның рухи үсешенә үзебездән лаеклы өлешебезне кертәбез”, - дип йомгаклады ул.

Соңыннан сүз мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдингә бирелде. Ул, нәзарәтне оештыру вакытында булган тарихи вакыйгаларда турыдан-туры катнашучы буларак, үзенең докладында үткән гасырның 90 нчы еллар турында хатирәләре белән уртаклашты һәм бер уңайдан мөхтәсибләргә өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләде һәм алар алдында мәсьәләләр куйды.

Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин үзенең чыгышында Татарстанда дини мәгариф системасы барлыкка килү тарихында тукталды:

- 1990 нчы елларның беренче яртысында республикада күп кенә мөселман уку йортлары барлыкка килде. Алар күбесенчә халыкара хәяри оешмалары хисабына тотыла. Ләкин без Татарстанда мәдрәсәләр 1980 нче елларның ахырыннан ук ачыла башлаулары турында да әйтә алабыз. Мисал өчен, Татарстандагы иң беренче мәдрәсәне Чистайда Габделхак хәзрәт Саматов 1990 елда ача. Соңрак ул Казанга күчерелә. 1990 нчы елларның ахырына бездә инде 15 мәдрәсә була. Ә 1998 елда узган Бердәмләшү съездыннан алар нибары 8 генә кала.

Бүген исә Татарстанда 700 ләп мәчет каршындагы курслар, 9 мәдрәсә һәм ислам институты эшли, аларда 220 мөгалллим укыта һәм 4000 нән артык шәкерт укый. Сентябрь аенда Болгар ислам академиясе ачылды.

Пленумның көн тәртибендәге сораулар булып шулай ук “Хәләл” стандартлары комитеты эшчәнлеге белән танышу да бар иде. Комитет җитәкчесе Марат Низамов ТР МДН һәм Комитет тырышлыгы белән Россиядә хәләл продукцияне җитештерү өлкәсендә Техник комитет барлыкка килүен әйтте. “Зәкят” Хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин исә үзенең чыгышында мөфтигә һәм мөхтәсибләргә социаль сәясәтне тормышка ашыруда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, тулы булмаган 2017 ел эчендә генә Фонд 45 авыру баланың дәвалау курслары өчен акча күчерде дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе