
2015 елның 12 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башла. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне Рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.
Бу уңайдан Казанның Кабан арты мәчете дә күптөрле чаралар оештыра. 11 декабрьдә 17:30 да “Мәүлид ән-Нәби” дигән бәйрәм чарасы була. Программада: Коръән уку, салаватлар әйтү, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) багышланган лекцияләр уку, мөнәҗәтләр җырлау һәм бәйрәм табыны. 13 декабрьдә “Азу” кафесында Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүче өчен бәйрәм тантанасы оештырыла.
Бу көнне ятимнәрне шатландырырга теләүчеләр аларга диникитаплар, түбәтәйләр, төрле тәм-томнар алып килә ала. Оештыручылар белән +79673711356 аша элемтәгә керә аласыз. Мәүлид ае буе мәхәллә гаилә бәйрәмнәре һәм Бөек Ватан сугышы ветараннары өчен хәйрия ашлары үткәрәчәк.
Нәзарәт сайтыннан.