
Илдар хәзрәтнең сөйләвенә караганда, бүген мэр Тернәкләндерү үзәгендәге төзелешнең барышын карагач, анда бик тәфсилле гәпләшү булган. Сүз аеруча Тернәкләндерү үзәгендә белем алучы күзләре күрмәүчеләргә мөмкин хәтле уңай шартлар тудыру, анда хәләл кибетләр ачу, файдалануга тапшыргач, бинаны карап тору мәсьәләләренә багышланган. Болардан чыгып шуны әйтергә мөмкин: Казан мэрының зәгыйфь кешеләр мәнфәгатенә битараф түгеллеге аңлашылган.
"Тернәкләндерү үзәгенең исемен ничек куярга ниятлисез?”-дип сораган Казан мэры Илдар хәзрәттән. "Без Сездән тәкъдимнәр көтәбез”,-дип җавап биргән Илдар хәзрәт. Шулай да бу мәсьәлә бүгенге көнгә кадәр ачык кала бирә.
Бүген җомга намазыннан соң, "Сөләйман” мәчетенә җыелган мөселманнар Казан мэрының һәм Тернәкләндерү үзәген төзүчеләрнең эшләре уңышлы барсын өчен дога кылачаклар.
Хатыйп ГӘРӘЙ