Күрмәүчеләр “Сөләйман” мәчетендә булдылар

Узган атна ахырында “Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы начар күрүчеләр, дөм сукырлар Левченко бистәсе янындагы...

БӘЙЛЕ
2014 Фев 18
Узган атна ахырында "Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы начар күрүчеләр, дөм сукырлар Левченко бистәсе янындагы урманга чыктылар. Биредә һәр инвалид урман эченә куелган спорт җиһазларында шөгыльләнде, күкрәкләренә тутырып, саф урман һавасын сулады.

Әлбәттә, күрмәүче мөселман һәм мөслимәләрнең бирегә алып килүләренә бик күңелләре булды. Алар киләчәктә үзләрен тагын монда алып баруларын сорады.

Мондагы җиһазларны күп еллар элек халык теленә желатин заводы җитәкчесе булып кергән берләшмә җитәкчесе Фәрит Шакиров ясаган һәм бирегә куюны оештырган иде. Хәзер исә мондагы 40лап җиһазны аның улы Марат карап һәм төзәтеп тора. Ул бирегә кош оялары да ясап куйган.

Автобуска утырып, кире борылырга торганда күрмәүчеләргә Левченко бистәсендәге "Сөләйман” мәчетенә барып кайту уе төште. Һәм алар озак уйлап тормастан, "Сөләйман” гыйбадәтханәсенә юл алды.

Бүгенге көндә "Ярдәм” мәчетендә белем алучылар арасында кайчандыр Брайль системасын «Сөлайман» да өйрәнә башлаганнар да бар. Алар хәзер белемнәрен "Ярдәм” иман йортында камилләштерә. Шул мөселманнар бигрәк тә сагынганнар "Сөләйман” мәчетен. Алар алдан үзләре укыган классларга кереп утырдылар, өстәлләрне сыпырып, яңадан таныштылар.

Бәлки яңа шәкертләргә "Сөләйман” мәчете алай ук якын да түгелдер. Әмма элекке шәкертләргә ул җаннарыдай якын һәм кадерле икән. Бу очрашудан менә шул аңлашылды. Алар иркенләбрәк бирегә кайчан да булса тагын килербез әле дигән уй белән "Ярдәм” мәчетенә кайтып киттеләр.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе