Хәзер китапханә белгечләре күрмәүчеләр өчен Татарстанның архитектура һәйкәлләре һәм корылмалары коллекциясе эшләргә җыена. Бу корылмаларны һәм һәйкәлләрне капшап та, тотып та карап булачак.
"Татарстан осязаемый" ("Капшап сизелә торган Татарстан" проектын тормышка ашыру начар күрүче яки бөтенләй күрмәүче кешегә ул моңарчы таныш булмаган мәдәни-тарихи мирас корылмалары белән танышырга мөмкинлек бирә. Инновацион технологияләрне мәдәни җирлеккә һәм тернәкләндерү процессына кертү мөмкинлеге булу проектның социаль яктан әһәмиятен арттыра", - ди проект авторы Гөлүсә Закирова.