
5 ноябрьдә КФУның Тарих, халыкара мөнәсәбәтләр һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында “Күп мәдәнияле дөньяда – ислам” V Халыкара фәнни форумны ачу тантанасы була. Форум Казан федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты, РФ һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтләре, Россия ислам институты тарафыннан үткәрелә. Аның кысаларында Россия мөселман өммәтенең бүгенге торышын анализлау, “Советча ислам” дигән темага фәнни конференция, “Мөселман мәгарифе” секциясен уздыру, “Заманча ислам радикализмы”, “Якын Көнчыгышта дини хәрәкәтләрнең радикальләшү процесслары” темаларына түгәрәк өстәлләр оештыру ниятләнә. “ХХI гасыр низаглары һәм сугышлары” китабын презентацияләү күздә тоытла.
Фәнни-дини чарада Россия һәм БДБ илләренең әйдәп баручы галимнәре, Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре, ислам вузлары, мәдрәсәләр вәкилләре катнашуы көтелә.
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр бирә.