“Ярдәм” үзәгендә “Бер-беребезгә ярдәмләшик” курслары тәмамланды.

Мәркәзебезнең “Ярдәм” реабилитацион үзәгендә коляскалы, таянычлы инвалидлар өчен “Бер-беребезгә ярдәмләшик” беренче регионара курслар азагына якынлашты.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 01
Аның ябылышында “Ярдәм” фонды рәисе, Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлов һәм башкалар катнашты. Курсларга йөрүчеләр бу көнне ихлас рәхмәтләрен “Ярдәм” үзәге директоры Мәликә Гыйльметдиновага һәм барлык үзәк коллективына ирештерде. Аларның күпчелеге тәүге тапкыр үз уңайлылык зонасыннан чыгып, театр, концерларга бару бәхетен татыды.”Бу безнең өчен , чын бәйрәм булды”,-дип белдерде алар. Әйтергә кирәк, Татарстанның толерантлык символы буларак, курсларны төрле милләт һәм дин вәкилләре узды. Катнашучылар ике атна дәвамында бер команда булып тупланды, бер-берсенә ярдәмләшеп бер гаилә булып яшәде. Чара кысаларында “Ярдәм” үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова, “Бер-беребезгә ярдәмләшик” проекты кураторы Лилия Сәлахетдинова “Ярдәм” фондының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мөмкинлекләре чикле якташларыбызны бәхетле итү юлында тырыш хезмәт күрсәткән үзәк мөгаллимнәре күкрәкләренә значоклар тагылды

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе