
“Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондының “Ярдәм” мәчете базасында ДЦП, опорник һәм дә коляска ярдәмендә хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен ике атналык курслар башланды. “Бер беребезгә булышыйк” дип исемләнгән курсларда катнашу өчен Татарстан республикасының һәм Рәсәйнең төрле регионарында яшәүче, актив тормыш алып баручы инвалидлар бүгеннән җыела башлады инде.
Курслар кысаларында инвалидлар белән аралашу өчен төрле өлкәдә хезмәт куючы белгечләр чакырулы;
Алар өчен: төрледән - төрле мастер класслар, тренинглар, түгәрәк өстәлләр;
Мәдәният һәм спорт чаралары оештырыла;
Уңайлыклар тудырылган бүлмәләрдә бушлай яшәү, моннан тыш кирәк булган очракта үз ярдәмчең белән килү мөмкинлеге;
Өч тапкыр ашау + җылы атмосферада кичке чәй табыны алдында ихлас аралашу.
Шулай ук яңа шәп дуслар табу мөмкинлеге.
“Ярдәм” үзәгендә төрле төр инвалидлар өчен “Уңайлы мөһит” программасы буенча уңайлыклар тудырылган.
Әлеге курслар дәвамлы. Алга таба да безнең мәгълүмат чаралары аша танышып бара аласыз. Курсларга без (дцп, опорник, коляскадагы) 18 яшьтән 45 яшькәчә (тән, эпелепция һәм дә аралашу вакытында йога торган чирләре булмаган) инвалидларны чакырабыз. Милләт һәм дин мөһим түгел.
Гаризаларыгызны (автобиография һәм үзегез белән элемтәгә чыгу юлларын күрсәтеп) шушы электрон почтага L0101714@yandex.ru яисә хат аша җибәрә аласыз.
Мәгълүмат өчен тел.: 89053199733__89375206704 Лилия (проект кураторы)
"Ярдәм" фондының мәгълүмат үзәге.