«Ярдәм» мәчетендә Казан шәһәре башкарма комитеты игълан иткән конкурс кысаларында шәһәр администрациясе вәкилләре булды

Исегезгә төшерәм, конфессия ара һәм республика башкаласында тынычлыкны саклауда , дини оешмаларның җәмгыяви файдалы проектларын, туризм усешенә ярдәм итү максатыннан Казан шәһәре башкарма комитеты тарафыннан шәһәрнең иң яхшы культ объектларына конкурс игълан ителде.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 19

18 ноябрь көнне «Ярдәм» мәчетендә Казан шәһәре башкарма комитеты игълан иткән конкурс кысаларында , шәһәр администрация вәкилләреннән гыйбәрәт булган делегация булып китте. Аерым алганда, чарада Казан шәһәре мериясенең телләрне үстерү һәм җәмгыять оешмалары белән бәйләнеш булеге баш белгече Илгиз Сарманов, Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе урынбасары, Мәгариф идарәсе баш белгече Алия Замалетдинова, Казан шәһәре муниципаль оешмасы башкарма комитетнын Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева, РИИ мөгаллиме, Әниләр мәчете имамы Али Рамазанов һәм башкалар катнашты.

Мәчет буенча экскурсияне социаль проектлар юнэлеше буенча Татарстан мөфтиенең урынбасары, Ярдэм Мэчете имам хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов уздырды. Мәчет-мәхәллә белән танышу барышында ул сәясәт вәкиллрен “ Ярдәм “ Милли Ислам Хәйрия фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм оешманың социаль проектлары белән таныштырды. Кунаклар шулай ук, Коръән өйрәнү үзәге , сукырлар өчен китапханә, массаж залы, компьютер һәм башка уку классларында булып, карап үзләренең соклануларын белдерделәр.

Исегезгә төшерәм, конфессия ара һәм республика башкаласында тынычлыкны саклауда , дини оешмаларның җәмгыяви файдалы проектларын, туризм усешенә ярдәм итү максатыннан Казан шәһәре башкарма комитеты тарафыннан шәһәрнең иң яхшы культ объектларына конкурс игълан ителде.

Эльвира Ибраһимова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе