«Ярдәм» мәчетендә белем алучы шәкертләр сертификат алды

Казандагы «Ярдәм» мәчетендә белем алучы биш дистәдән артык шәкерт Коръән өйрәнү курсларын үтү турында сертификат алды.

БӘЙЛЕ
2016 Май 31

Казандагы «Ярдәм» мәчетендә белем алучы биш дистәдән артык шәкерт Коръән өйрәнү курсларын үтү турында сертификат алды. Изге китапны өйрәнү уку елы буенча дәвам итте.

Аларга сертификатны “Ярдәм” фонды советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды. Илдар хәзрәт яшүсмер балаларга киләчәктә дә динебезне өйрәнүне дәвам итәргә, кешеләргә чын хакыйкатьне тапшырырга, җәмгыятьнең чәчәк атуына булышырга кушып, үзенең хәер-фатихасын бирде, уңышлар теләде.

Сертификат тапшыру тантанасыннан соң, күп кенә ата-аналар балаларның укуына булышкан “Ярдәм” фонды җитәкчелегенә үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

Шул да мәгълүм булсын: яшь хафизлар өйрәтү курсларын иҗазы, ягъни Коръән укытырга рөхсәте булган Мөхәммәтәмин (Зияратшо) Давудов алып барды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе