"Ярдәм" хәйрия фондына 300 том Коръән китабы бүләк ителде

Сукырлар өчен җыелган бер Коръән 6 (том) кисәктән тора.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 14

Бүген Татарстан Җөмхүрияте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ярдәм” Милли Ислам хәйрия фондының сукырларны укыту-тернәкләндерү үзәгенә Луи Брайль системасы буенча җыелган 50 комплект Коръән китабы бүләк итте. Күзләре күрмәүчеләр өчен бармаклары белән кәгазь өслегеннән йөртеп укыла торган, әлеге система буенча җыелган Коръәннең бер данәсе 6 том. Димәк, бүген безнең “Ярдәм” мәчетендә тырышып-тырышып Коръән укырга өйрәнүче, маңгай күзләре күрмәсә дә күңел күзләре бик тә сизгер булган абый-апаларыбыз өчен 300 том сөенеч-шатлык бүләк итте мөфти хәзрәтләре. Аларны укытучы мөгаллимнәребезгә, тәмле-татлы ризыклар белән сыйлаучы пешекчеләребезгә, медицина хезмәткәрләренә, һәрвакыт чисталык-пөхтәлекләрен кайгыртучы апаларга, җыеп кына әйткәндә , шушы берни белән дә чагыштырып булмаслык игелекле эшләрне оештыручы Илдар хәзрәт Баязитовка мең савап булып кайтсын иде сукыр шәкертләребезнең рәхмәте.


"Ярдәм" мәчете Эльвира ИБРАҺИМОВА.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе