
1-4 февраль көннәрендә, Ярдәм тернәкләндерү үзәгендә, инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче, ДЦП һәм дә опорник инвалидлар арасындагы иң актив кешеләр өчен “Бер-беребезгә булышыйк” дип исемләнгән тәүге семинар узды. Бирегә республиканың төрле төбәкләреннән мөмкинлекләре чикле кешеләр җыелган иде. Алар өчен төрле интеллектуаль бәйгеләр, мастер-класслар уздырылды. Концерт – театрларга йөреп рухи күтәренкелек алдылар. Һәм әлбәтта инде үзара аралашу алар өчен бик күңелле булды.
Алар таралышканнан соң безгә хатлар юллыйлар. Нигездә барысының да фикере бер төрлерәк. Менә Буа мөхтәсибәтендә матбугат эшләре белән шөгылләнүче, “Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин юллаган хаттан бер-ничә юл. “ Ярдәм” мәчетендә узган шушы дүрт көн эчендә без үзебез өчен тормышның тагын да матуррак икәнен ачтык. Бик күп нәрсәләргә өйрәндек. Яңа дуслар таптык. Үзебез өчен нәтиҗәләр ясадык. Шушындый нәтиҗәле очрашулар оештырганы өчен Буа мөхтәсибәте һәм башкалар исеменнән “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” МИХФ президенты Илһам Исмәгыйлевкә, тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдиновага, әлеге гениаль идеянең авторы һәм кураторы Лилия Сәләхетдиновага, шулай ук барлык хезмәткәрләргә ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә сезне саулык, сәламәтлек, рухи ныклык, иман байлыгы һәм көтелмәгән сөенечләр белән бүләкләсен. Ихтирам белән Шамил хәзрәт Вәлиуллин.
"Ярдәм" мәгълүмат үзәге.