
“Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды, коляскада хәрәкәтләнеп актив тормыш алып баручы инвалидлар өчен, аларның тормышын аз гына булса да җиңеләйтүне һәм бу категория кешеләргә җәмгыяттә үз урыннарын табарга булышуны максат итеп башлаган проект үз эшен дәвам итә.
“Бер-беребезгә булышыйк” шигаре белән узучы төбәкара семинарда катнашучы дцп, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары һ.б. чирләр буенча коляскада хәрәкәтләнүче инвалидлар “Ярдәм” мәчетендә үзләрен сау-сәламәт кеше кебек хис итә. Чөнки монда алар өчен тиешле шартлар тудырылган. Семинар барышында күп кенә кызыклы шәхесләр белән таныша, бер-берсе белән аралаша, вакытны файдалы һәм кызыклы уздыра алуларына бик шат катнашучылар. Аларның сүзләренә караганда, Т.Р. мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов белән очрашу, "Ярдәм" укыту-тернәкләндерү үзәге директоы Мәликә Гыйльметдинова белән көн дәвамында бергә булу, "Ярдәм" МИХФ президенты Илһам Исмагиловның җылы сүзләрен ишетү бик тә тәэсирле һәм истәлекле булган. Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең ихласлыгына, мәрхәмәтле булуына исләре китеп сөйлиләр. Эшлекле сөйләшү-фикер алышулар, интеллектуаль уеннар, мастер-класслардан тыш алар өчен күңел ачу программалары да оештырылган. 2 февраль көнне семинарда катнашучыларның ял сәгатен бизәп Балтач районы Шубан урта мәктәбенең башлангыч сыйныфы укучылары аларга теартальләштерелгән тамаша күрсәтте. Кичен алар К.Тиңчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш.Хөсәеновның “Чулпан” спектаклен карадылар. 3 февральдә исә көн буе интеллектуаль эш алып барганнан соң инвалидларга ял концерты тәкъдим ителде.
Республиканың Яр Чаллы, Буа, Яшел Үзән, Чистай һ.б. районнарыннан, Казан шәһәреннән җыелган актив яшьләр 4 февраль көнне, үзләре әйтмешли зур тәэсирләр белән өйләренә таралышачаклар. Ә “Ярдәм” дә узган көннәрен алар бик тә нәтиҗәле дип саныйлар.
"Ярдәм" мәчете.