
Мәчетнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хаҗи Түләков белдерүенчә, имтиханны 17 мәчет карты уңышлы тапшырган. Берничә кеше авыру сәбәпле килә алмаган. Имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга мәчет исеменнән дини мәрасимнәрне (йолаларны) үтәргә хокук бирә торган таныклыклар бирелгән. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәрасим сүзе рәсми йола, гадәт, ритуал, тантана дигән мәгънәләрне белдерә.