
Җыелышның икенче өлешендә мәчетнең иң күренекле аксакалын сайлау мәсьәләсе тора иде. Ул яшерен тавыш белән ике турда узды. Иң күп тавыш 79 яшьлек Җәмил Нурулла улы Хөснуллинга бирелде. Җәмил ага мәчетнең барлык эшләрендә дә актив катнаша, кизү тора. Мәчеткә килгән халык белән һәрвакыт йомшак мөгамәләдә була.
Җәмил Нурулла улына мөхтәсибәтнең Аксакаллар Шурасы җыелышында истәлекле бүләк тапшырылачак. Авырып тору сәбәпле, аксакал үзе бу җыелышта катнаша алмады. Шәһәр аксакаллары җыелышы 17 ноябрьдә “Туфан” мәчетендә узачак.
Хәлил Шәрипов.Мәгълүмат Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтыннан алынды.