Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә Татар ислам дини мәгариф тарихы музее ачылды

17 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Татар ислам дини мәгариф тарихы” дип аталган фәнни-гамәли семинар узды.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 21. Фото:dumrt.ru

Шулай ук әлеге уңайдан “Ак мәчеттә” Татар ислам дини мәгариф тарихы музеен ачу тантанасы да үткәрелде.

Әлеге чарада күренекле дин һәм фән галимнәре, шәхесләр чыгыш ясады.

Алар арасында Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, имам-хатыйб, “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры, Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Ютазы районы “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрдәншин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, “Ак мәчет” мәдрәсәсе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рафикъ хәзрәт Миңнәхмәтов, тарих фәннәре кандидаты, философия фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты профессоры Айдар Каюмов, физика-математика фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты профессоры Эмер Сибгатуллин, Яр Чаллы шәһәренең Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Винер Харисов һәм башкалар бар иде.

Чараның икенче өлешендә галимнәр дини мәгарифкә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе