30 ноябрьдә “Туфан” мәчетендә Яр Чаллы мөхтәсибәте Аксакаллары Шурасы (рәисе Равил хәзрәт Нуруллин, “Туфан” мәчете имам-хатыйбы) сөекле пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көненә багышлап зур мәҗлес үткәрде. Анда шәһәр имамнары да катнашты. Мәҗлестә чыгыш ясап, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлын, күркәм әхлагын халыкка аңлату өчен Мәүлид аен нәтиҗәлерәк файдаланырга чакырды. Ул шулай ук җыелучыларны Болгарда узган Мәүлид кичәсе белән таныштырды.
Аксакаллар сөйләшү барышында алдагы ел өчен эш планы хакында фикер алышты. Аерым алганда, шәһәр башлыгына эчтәлеге оят-әдәп кагыйдәләренә буйсынмаган рекламаларны шәһәр проспектларына куйдыртмауны, балалар мәйданчыклары, тротуарларның эт тизәге белән тулу сәбәпле, шәһәрдә эт хуҗаларын этләре артыннан җыештыруны шарт итеп куйган карар кабул итүне (Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә этләрне йөрергә алып чыкканда, пакет һәм соскы белән алып чыгалар) сораган хат юлларга килешенде.
Шулай ук 17 декабрьдә шәһәр күләмендә уздырылачак Мәүлид кичәсенә әзерлек, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәләл туклануга күчүгә булышлык күрсәтү һ.б. мәсьәләләр буенча да сөйләшү булды.
Өйлә намазыннан соң җыелышта катнашучылар өчен аш мәҗлесе оештырылды дип хәбәр итәләр Яр Чаллы мөхтәсибәтеннән.