2013 Апр 26
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Казанда яңа төзелеп килүче "Казан-Арена” стадионында булдылар. Белгәнебезчә, биредә җәй көне Универсиаданың төп чаралары үткәреләчәк.
Биредә булган мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итүенә караганда, стадионда мөселманнар өчен намаз укырга бүлмәләр әзерләнгән. Хатын-кызларныкы да, ир-атларныкы да бар. Әлеге бүлмәләрнең идәненә инде келәмнәр җәелгән һәм Кыйбланы табарга булышучы күрсәткеч куелган. Шунысы сөендерә, Универсиада тәмамлангач та, бүлмәләрнең берсе даими намаз бүлмәсе булып торачак. Спорт чараларын карарга килүче мөселманнар аны файдалана алыр.
Ә спорт чаралары алга таба биредә шактый санда узар әле. Казанның Чистай урамында төзелүче 45 мең урынлы стадионда Универсиададан соң "Рубин” футбол командасы уеннары булачак. 2015 елда Казан - су спорты чемпионатын, 2018 елда дөньякүләм футбол чемпионатын кабул итәчәк.
Чыганак: "Думрт"