
Яңа елда Казанда беренче булып кыз бала дөньяга килгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Казан медицина университеты клиникасында туган сабыйның авырлыгы 2760 гр, ул сәгать 1.44 тә аваз салган.
Быел Татарстанда иң беренче бала исә сәгать 1.28 дә Яр Чаллы каласында туган. Кама балалар медицина үзәге перинаталь үзәгендә дөньяга килгән кызның авырлыгы —3300 гр.
Яңа елда барлык гаиләләр дә тигезлектә яшәп, сабыйлар әтиле-әниле, алтын канатлы булып үссен, илебездә иминлек хакимлек итсен иде дип телик.
“Татар-информ”