Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан җәмәгать транспорты эшенә үзгәрешләр кертелә

Мәсьәлә башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә каралды

БӘЙЛЕ
2015 Дек 31

Яңа елга каршы төндә Казанда метро һәм җир өсте җәмәгать транспорты эше төнге 2гә кадәр озайтыла.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә шәһәр башлыгы Илсур Метшин катнашында уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, 1-10 гыйнварда башкалада җәмәгать транспорты “ял көне” графигы буенча хезмәт күрсәтәчәк. Яңа елны каршылау төнендә автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар маршруты һәм метрополитен эше сәгать төнге 2гә кадәр озайтыла. Казанлыларга һәм башкала кунакларына 42 маршрут хезмәт күрсәтәчәк, линиягә 87 берәмлек техника чыгачак. 2016 елның беренче көнендә исә җәмәгать транспорты 7.00дән йөри башлый һәм эш сәгатьләре 23.00гә кадәр озайтыла.

Айдар Абдулхаков билгеләп үткәнчә, 34 маршрут буенча йөри торган 86 автобус салоны, шулай ук метро станцияләре бәйрәмчә бизәлгән.

Традицион рәвештә, Раштуа чаралары уздырылгач, 8 гыйнварда 1.30 сәгатькә “Үзәк стадион” тукталышында 5 автобус һәм троллейбус пассажирларны алырга килә.

Казан шәһәре Башкарама комитеты һәм башкаланың транспорт предприятиеләрендә, гадәттән тыш очрак чыга калса дип, тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла. Моннан тыш, 275-30-50 номеры буенча “кайнар линия” даими рәвештә эшли.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе