Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Казанда Ислам динендәге балалар психологы Хәят Ибраһимованың семинарында әлеге сорауларга җавап табарга мөмкин булачак. Шулай ук атаның малай кешене тәрбияләүдәге роле, әти кешенең кызына йогынтысы турында да фикер алышырга җыеналар.
Хәят Ибраһимова дипломлы белгеч, эш тәҗрибәсе 15 елдан артып китә, 3 бала тәрбияли. “Коръән һәм сөннәт яктылыгында чын ир-атны һәм хатын-кызны ничек тәрбияләргә?” дигән исемләнгән семинарга 19 ноябрьдә чакыралар.
Римма Гатина.
Шушы тема буенча:
"Әниләрне балалар арасындагы көнчелек хисен ничек киметергә" дигән сорау борчый