
Чечен Республикасының Шелковский районында ислам товарларын сата торган кибетләрне тикшерү буенча акция узды. Аерым алганда, кибетләрдә экстремистик әдәбият һәм тарату тыелган аудио һәм видеоязмалар сатылу-сатылмавы каралган.
Рейдны Чечен Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, ЧР мөселманнары Диния нәзарәте, Шелковский районы эчке эшләр бүлеге һәм яшьләр оешмаларының филиаллары вәкилләре үткәргән. Бу хакта ЧР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгеле булганча, “Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында” ФЗ нигезендә Россия Федерациясе территориясендә экстремистик материалларны тарату, җитештерү һәм саклау тыела.
Мондый эчтәлектәге басма һәм башка продукцияне әзерләү һәм тарату, шул исәптән Интернет челтәрендә дә, административ яки җинаять җаваплылыгына тарту өчен нигез булып тора.