Ислам үсеш банкы Россия һәм Татарстан вакыф проектларын инвестицияләү белән кызыксына

Мөфти урынбасары һәм “Татарстан Республикасы вакыфы” фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин үз чыгышында Россиядә вакыф системасы үсешенең төп проблемаларын билгеләде. - Россиядә мөселманнар һәм мөселман лидерлары һәрвакытта да вакыфның ни өчен кирәк икәнлеген дөрес аңлап җиткермиләр. Вакыф милке дини оешмаларга тапшырыла алмаганлыкны, бары шул милектән кергән акчаны гына ничек файдаланулары үз мәнфәгатьләрендә булуны дини оешмалар онытып җибәрәләр, – диде хәзрәт. – Хәзерге Россиядә вакыф төшенчәсен кайвакыт башка төшенчәләр белән кушып җибәрәләр һәм аны сәдака, гошер, зәкят, дини гыйбадәтләрне башкару, хәтем кылу, җеназа уку һәм башкалар белән бутыйлар. Мәчетнең, мәдрәсәнең һәм дини оешма чыгымнарын финанслау фонды дип күз алдына китерәләр.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 21. Фото:dumrt.ru

Казанда "Россиядә вакфлар: хәзерге халәте һәм перспективалары" II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Фәнни җыенда чит илләр һәм төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашты.

Фәнни җыенда чит илләр һәм төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунакларны пленар утырышта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Татарстан мөфтие урынбасары, "Татарстан Республикасы вакфы" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин сәламләде. Рөстәм хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде һәм вакфны ислам дине тарафыннан дөньяга бүләк ителгән уникаль күренеш дип билгеләде.

- Казан ислам дөньясының төньяк башкаласы дигән дәрәҗәне гадел рәвештә казанды, - дип башлады үзенең сүзен Мансур хәзрәт. - Бер яктан, татар халкының бай рухи мирасы һәм көчле дини традицияләре, икенче яктан, республика җитәкчелегенең уйланып алып барылган милли сәясәте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең инициативалары Татарстанга Россиянең алдынгы төбәкләре арасында булырга ярдәм итә. Бездә ачык һәм дустанә ислам чәчәк ата һәм илебездә динебезнең үсеш юнәлешләре билгеләнә.

Конференциянең пленар өлешендә шулай ук югары шәригать суды җитәкчесе, Әнәс ибн Мәлик җәмгыяте рәисе Ибраһим Әл-Мурейхи, вакыф милкенә инвестицияләү бүлеге өлкән белгече, Ислам финанс хезмәтләре департаменты, Ислам банкы үсеше вәкиле Мөхәммәд Салем чыгыш ясады. Алга таба конференция “Гомуми нигезләмәләр һәм вакыф кагыйдәләре” һәм “Вакыфлар үсешендә Россия һәм чит ил тәҗрибәләре” дигән секцияләрдә дәвам итте.

Казан, Россия һәм чит ил галимнәре һәм экспертлар вакыф үсеше өлкәсендә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Болгар ислам академиясе профессоры Исмәгыйль Бүлбүл дөньяда вакыфны гамәлдә беренче кулланган кешенең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм булуын билгеләде. Ул Мәдинәдә мәчет төзегән һәм аны мөселманнарга файдалануга тапшырган. “Вакыф системасы булу илдә иминлек һәм муллык булуын күрсәтә”, – диде профессор.

Россиядә вакыф мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләргә шулай ук икътисадның төрле тармакларында вакыф, шул исәптән медицинада, вакыф буенча суд тикшерүләре тәҗрибәсе, вакыф проектларын финанслауда өстенлекле юнәлешләр, инвестицияләр кертү методикасы һәм үсеш инструментлары турында сөйләделәр.

- Ислам үсеш банкы Россия һәм Татарстан вакыф проектларын инвестицияләү белән кызыксына, – дип аңлатты вакыф милкен инвестицияләү бүлеге өлкән белгече, Ислам финанс хезмәтләре Департаменты, Ислам банкы үсеше вәкиле Мөхәммәд Салем. – Әмма Россия дәүләте законнары әлегә бу юнәлештәге хезмәттәшлекне тулы куәтенә үстерү мөмкинлеге бирми. Система эшләп китсен өчен, вакыф турында махсус закон булдыру мәҗбүри түгел. Вакыфка якынайтылган, вакыф һәм хәйриячелекне көйләүче нинди дә булса закон булуы җитә.

Сүз уңаеннан, вакыф институтын көйләү буенча Россиядә закон базасы булмавы конференция барышында кызыл җеп булып сузылды. (Казанда узган елда вакф мәсьәләләре буенча узган җыенда да нәкъ менә вакф белән бәйле хокукый базаның булмавы әйтелгән иде - "Татар-Ислам" МА).

Мөфти урынбасары һәм “Татарстан Республикасы вакыфы” фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин үз чыгышында Россиядә вакыф системасы үсешенең төп проблемаларын билгеләде.

- Россиядә мөселманнар һәм мөселман лидерлары һәрвакытта да вакыфның ни өчен кирәк икәнлеген дөрес аңлап җиткермиләр. Вакыф милке дини оешмаларга тапшырыла алмаганлыкны, бары шул милектән кергән акчаны гына ничек файдаланулары үз мәнфәгатьләрендә булуны дини оешмалар онытып җибәрәләр, – диде хәзрәт. – Хәзерге Россиядә вакыф төшенчәсен кайвакыт башка төшенчәләр белән кушып җибәрәләр һәм аны сәдака, гошер, зәкят, дини гыйбадәтләрне башкару, хәтем кылу, җеназа уку һәм башкалар белән бутыйлар. Мәчетнең, мәдрәсәнең һәм дини оешма чыгымнарын финанслау фонды дип күз алдына китерәләр.

“Татарстан Республикасы вакыфы” фонды генераль директоры сүзләренә караганда, “үсеш өчен конструктив диалог алып баруы кыен. Чөнки җәмгыять вакыфның үз алдына нинди максатлар куйганлыгын белми”. Моннан тыш, ул кануни базадан башка вакыф системасы үсеше мөмкин түгеллеген билгеләп узды. “Ышанам: без сезнең белән бергәләп шушы конференция нәтиҗәләре буенча дәүләт органнарын вакыф милке турында закон кабул итү кирәклегенә ышандыра алырбыз, – дип, Мансур хәзрәт конференциядә катнашучыларны актив эшләргә чакырды. – Бары “Вакыф милкенең сакланышы турында” закон гына федераль дәрәҗәдә безгә Россиядә вакыф институты үсешенә гарантия булып торачак”.

Хәзрәт шулай ук хәзерге Татарстанда вакыф үсеше тарихы турында искә төшерде: “Вакыф милкен законлаштыруның кирәклеге турында беренче адымнар безнең тарафтан 1993 елда ясалды. Сезгә әйтеп узасым килә: 1992 елда Татарстан Республикасы мөселманнарының гадәттән тыш корылтаенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оешты. Ул чакта руханиларга, мөселманнар булсын, православие вәкилләре булсын, мәчетләр, мәдрәсәләр, чиркәүләр кайтарылып бирелә башлады. Менә шул чакта аларны төзекләндерү чыгымнарына финанслар табу мәсьәләсе килеп туды. Ул вакытта без республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка вакыф системасын төзү турында мөрәҗәгать иттек. Вакыфның мәчетләр, мәдрәсәләр төзү, дини әдәбият бастыру өчен кирәклеге аңлашыла иде. Ул вакыфны оештыру мәсьәләләрен өйрәнү буенча комиссия формалаштыру өчен боерык бирде. Һәм беренче тапкыр “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законында вакыф милке турында нигезләмә кертелде. Әмма беркадәр вакыттан соң РФ Конституция суды моны федераль законга туры китерүне таләп итте. Республика законына күпмедер төзәтмәләр кертелде, әмма вакыф милке турында нигезләмә азмы-күпме сакланды”.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин сүзләренә караганда, Россиядә вакыф милкенең иң күбесе – Татарстанда. Мөфтият балансында йөзгә якын объект, шул исәптән җир кишәрлекләре бар.

Россия экспертлары, чит ил коллегаларын тыңлап, Россиядә вакыф үсеше тарихына кагылышлы тикшеренүләр белән уртаклаштылар. Конференциядә катнашучыларны аерым кызыксыну Оренбург, Башкортстан, Самара һәм Татарстанда вакыфлар эшләүнең үзенчәлекләре турында чыгышлар кызыксыну уятты дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе