
Әлеге очрашуда мәдрәсәнең хәзерге мөгаллимнәре һәм шәкертләре, Исхак хәзрәтнең хезмәттәшләре, якыннары, аның тормыш иптәше Галия абыстай Лотфуллина, улы Ринат катнашты.
Исхак хәзрәт турында хатирәләрне аның белән бергә 1991 нче елда мәдрәсә ачылганнан эшләгән Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк җиткерде. Ул аның бик батыр йөрәкле, кыю, таләпчән кеше булуын әйтте.
Шулай ук “түгәрәк өстәлдә” Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашты. Ул Галимҗан Барудидагы кайбер сыйфатларның Исхак хәзрәттә дә булуын әйтте. Мисал өчен, аның оештыручы буларак осталыгы. Нияз хәзрәт Сабиров шәхесләрнең тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнү юлында II Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары узачагы хакында да җиткерде һәм катнашучыларны әлеге чарага чакырды.
Исхак хәзрәт Лотфулла турындагы хатирәләре белән шулай ук Рөстәм хәзрәт Ясәвиев уртаклашты. “Галимҗан Барудиның һәм Исхак Лотфулланың педагогик эшчәнлегендә акыл тәрбиясе” (Нияз хәзрәт Сабирҗанов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме), “Мәшһүр мәгърифәтчеләрнең хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе (Илдар хәзрәт Ситдыйков, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме) дигән темаларга чыгышлар тыңланды.
Исхак хәзрәтнең хәләл җефете Галия ханым мондый чараны оештырган өчен мәдрәсә җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Чара барышында Исхак хәзрәт Лотфулланың тууына 75 ел тулу уңаеннан махсус әзерләнгән фильм күрсәтелде.
Белешмә. Исхак Мөхәммәтгата улы Лотфуллин 1942 нче елның 25 нче февралендә Әлмәт районының Елховой авылында (элекке Чирмешән районы) дөньяга килә. Аның балачагы сугыштан соңгы кырыс чорларга туры килсә дә, ул зиһенле, тырыш бала булып үсә. 1949 нчы елда туган авылындагы мәктәпкә укырга керә. Мәктәптә барлык фәннәрдән бик яхшы билгеләре генә ала. 1959 нчы елда хәрби хезмәткә алына, аннары Ленинградтагы Хәрби академияне тәмамлый, тормышын хәрби хезмәт белән бәйли. 1989 нчы елда Уфада ачылган мәдрәсәнең шәкерте була. 1990 нчы елны Казанга кайта, Кабан арты мәчетен мәхәлләгә кайтарганнан соң, мәхәллә рәисе итеп сайлана. 1991 нче елда рәсми рәвештә ике еллык мәдрәсәне рәсми рәвештә ачып җибәрә. Мәхәлләдә зур тырышлык белән эш алып бара. Кабан арты мәчетендә вафатына кадәр имам-хатыйб вазыйфаларын башкара. 1995-1998 нче елларда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум әгъзасы була, 1998-2002 нче елларда – Пленум әгъзасы. Милли гореф-гадәтләребезне саклау, динебезне үстерү эшендә зур хезмәт куя. 2007 нче елның 31 нче октябренә каршы төндә вафат була һәм Казанның Коры елга зиратына җирләнә, дип хәбәр итәләр мәдрәсәдән.