
Президент Рөстәм Миңнеханов: "Гадәттәгечә без ел нәтиҗәләрен чыгарганда, республиканың иң дәрәҗәле премияләренең берсе - фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреатларын олылыйбыз. Бүген Татарстан - зур фән һәм мәгариф үзәге, Татарстанның күреннекле фән-мәгариф мәктәпләре, уникаль учреждениеләре һәм аеруча, кешеләре, тикшеренүчеләре, галимнәр көндәлек хезмәтләре белән туган республикаларын данлый. 2016 елда бу дәрәҗәле бүләккә лаек дип табылган эшләрнең икесе - медицина өлкәсендә. Алар - Казан дәүләт медицина академиясе һәм Республика клиник хастаханәсе, шулай ук Төбәкара клиник диагностика үзәге галимнәре хезмәтләре. Бу тикшеренүләр безнең медикларның югары статусын раслый, фундаменталь һәм гамәли медицинаның үсешен дәлилли", - диде. Бу хезмәтләр инде Россия һәм Татарстан клиникаларында кулланышка кертелгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, фәнни-техник прогресс, технологияләрнең үсеше тикшеренүчедән җитештерү өлкәсе белән даими элемтәдә торуны таләп итә. Предприятиеләр дә икътитисади яктан уңышлы фәнни эшкәртмәләр белән кызыксына. “Татнефть” компаниясе һәм Россия фәннәр академиясе Казан фән үзәгенең Механика һәм машина төзелеше институты галимнәре һәм белгечләре моңа ачык мисал булып тора. Яңа технологияләрне җитештерүгә кертүдән 600 млн. сумнан артык файда килгән.
Татарстан Президенты республикада гуманитар фәннең дә үсештә булуын хәбәр итте. ТР Фәннәр академиясе проектлары моңа ачык мисал булып тора. Татарларның борынгы гасырлардан килгән тарихы буенча 7 томлык академик хезмәт (бу хезмәт буенча эш 15 елдан артык дәвам иткән), татар әдәбияты классигы (Гаяз Исхакый)ның тарихи-мәдәни мирасын кайтару һәм фәнни әйләнешкә кертү юнәлешендәге хезмәт тә дәүләт премиясенә лаек булды.
Лауреатлар һәм галимнәр арасында Татарстан фәненең төрле юнәлештә эшләүче фидакарьләрен күрү республикабыздагы фән мәктәпләренең үсеше турында сөйли, диде Р.Миңнеханов.
“Татарларның борынгы гасырлардан килгән тарихы” дип аталган 7 томлык академик басма өчен “Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты” исеменә лаек булучылар арасында тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы да бар.

Бүген “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы Искәндәр Аяз улын Дәүләт премиясенә лаек булуы белән котлады. Һәм Дәүләт премиясе тапшырылу уңаеннан тәэсирләре белән уртаклашуын сорады.
“Гуманитар өлкәдә дәүләт премиясе бирелү зур әһәмияткә ия. Чөнки тарих буенча 7 томлык хезмәт - үзенчәлекле бер басма. Без гел Татарстан тарихын гына яздык. Ә бу басма - татар халкы тарихы турында. Тагын бер әһәмиятле ягы шунда: Дәүләт премиясе 8 кешегә бирелсә дә, ул, нигездә шушы зур коллективның, тарихчыларның эшен билгеләү, олылау. Бу 7 томлыкны 200 дән артык автор эшләгән. Әлбәттә, премияне бөтен кешегә тапшырып та бетереп булмагандыр.
Ниһаять, тарихка, нәкъ менә татар тарихына шундый зур игътибар бирелде. Бу безнең өчен бик зур шатлык. Мин аны бүген Кремльдә ясаган чыгышымда да әйттем. Бары тик үз тарихына игътибарлы булган, үз тарихына әһәмият биргән халык кына - чын мәгънәсендә өлгергән халык. Чын мәгънәсендә мөстәкыйль, чын мәгънәсендә бүгенге көндә үзенең урынын төгәл аңлый ала һәм киләчәккә өмет белән карый ала торган халык. Димәк, безнең татарда шундый нигез бар хәзер. Бу хезмәт - татар тарихына киң, объектив караш ул. Дәүләт премиясе бирелү алга таба эзләнүләр, эшләр өчен этәргеч булып тора”, - дип белдерде И.Гыйләҗев.
ТР Президенты матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.