
19 мартта Россия ислам институты дини югары уку йортына укырга керү тәртипләре белән таныштыру максатыннан “Ачык ишекләр көне”н уздыра.
Россия ислам институты мәдрәсәләрдә башлангыч һәм урта дини гыйлем алган шәкертләрне, авылларда дини эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрне, башлангыч дини сабаклар укытучыларны һәм ышанычлы югары уку йорты дипломына ия булырга теләүче барча кардәшләрен чакыра.
“Ачык ишекләр көне” чарасы сәгать 10.00 да башлана. РИИ адресы: Казан, Газ урамы, 19. Телефон: (843) 251-01-55
Нәзарәт сайтыннан