
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Мамадыш районында. Әлеге сәфәре вакытында Камил хәзрәт Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениедә булды һәм иректән мәхрүм ителгәннәр белән очрашты.
Мөфти хәзрәтләрен аның социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, 17 нче колония-поселение җитәкчесе Раил Сәгыйтов һәм Мамадыш районы Башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин озатып йөрде дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта әлеге колониядә 92 ир-ат һәм 52 хатын-кыз бар. Камил хәзрәт аларның яшәү урыннарын, ашханәне карады һәм иректән мәхрүм ителүчеләрнең үзләре белән очрашып сөйләште. Мөфти аларга ислам дине кыйммәтләре хакында мәгълүмат һәм кешегә Аллаһ тарафыннан бирелгән нигъмәтләрнең кадерен белүгә чакырган вәгазь ирештерде. Иректән мәхрүм ителгәннәр исә Камил хәзрәттән гөнаһларның гафу ителү шартларына, дин тарихына кагылышлы һәм башка күп сораулар бирде. 17 нче колония-поселение җитәкчелеге Диния нәзарәтенә һәрдаим корбан итләре, дини китаплар белән тәэмин итеп торган өчен олы рәхмәтен җиткерде.
Билгеле булганча, нәзарәт Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе һәм «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүген Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшләп килә, иректән мәхрүм ителгәннәр белән эшләү өчен махсус имамнар әзерләү, аларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча аерым эш тә алып барыла.