«Россия Кавказы» V халыкара сәяси форумында Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов хәбәр иткәнчә, ул җитәкләгән ведомство иректән мәхрүм итү урыннарында кулланырга рөхсәт ителгән ислам әдәбияты исемлеген төзиячәк дип хәбәр итә ТАСС.
"Иректән мәхрүм ителгәннәр еш кына дөрес булмаган ислам вәгазьчеләре йогынтысына бирелә. Шуңа күрә без хәзер белгечләр белән берлектә ислам әдәбияты исемлеген әзерлибез. Бу әдәбиятны иректән мәхрүм итү урыннарында кулланырга рөхсәт ителәчәк. Әлеге исемлек Төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте белән килештереләчәк", - диде Баринов.