
Әлеге чарада Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, республиканың баш раввины Ицхак Горелик, Рус православие чиркәве, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Конференциядә катнашучылар, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең территориаль органы башлыгының дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе вазыйфасы кертелү белән бәйле рәвештә, ислам һәм православие дин әһелләре белән берлектә эш алып бару, эшче төркемнәрен төзү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Дәүфит Хәмәдишин сүзләренчә, иректән мәхрүм ителгәннән соң, дингә килүчеләрнең бик сирәге генә кабат җинаять кыла. ”Хөкем ителгәннәрне туры юлга бастыру, аларны тормышка законны үтәп яшәүчеләр итеп кайтару – төзәтү учреждениеләрендә дини тәрбия бирү эшенең нәтиҗәле булуын күрсәтүче бер дәлил. Шуңа күрә без бу эшне дин әһелләре белән берлектә яңа көч белән дәвам итәчәкбез”, - диде ул.
Җыен барышында төрмәләрдән чыгучыларны тормышка кайтару (ресоциализация) һ.б. мәсьәләләр турында да сөйләштеләр.
Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.