Казанның Галиев мәчетендә "Хатын-кызлар гимназиясенең" чираттагы очрашуы үтте. Ир-атлар идеаль мөслимә нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип саный? Ничек итеп ирең өчен илһам чыганагы булырга һәм аны гөнаһлардан сакларга? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны "Гаилә кыйммәтләре" дигән лекцияләр вакытында "Казанның 1000 еллык мәчете" имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов ачып бирде.
"Соңгы вакытта аерылышу мәсьәләсе аеруча кискенләште. Минемчә, моның төп сәбәбе - кешеләр һәм, гомумән, гаилә тормышы турында идеальләштерелгән фикерләрнең киң таралуында. Эш шунда: бар яктан да булган камил зат юк, шуңа күрә гаиләдәге мөнәсәбәтләр дә идеаль була алмый. Яңа өйләнешкән парларның әхлакый һәм физик сыйфатлары күзаллаган идеалларга туры килмәсә, гаиләдә шунда ук киеренкелек барлыкка килә. Әмма һәр кешеның уңай һәм тискәре яклары булуын ачык аңларга кирәк. Бер хәдистә иманлы кешенең мөслимәгә карата нәфрәт хисе булырга тиеш түгеллеге хакында әйтелә: әгәр аның берәр сыйфаты ошамаса, икенчесе, һичшиксез, күңеленә хуш киләчәк", - дип белдерде Мөхәммәд хәзрәт. Ул лекция барышында гүзәл затларда зур борчу тудырган, төрле мәсьәләләргә карата ир-атларның фикерләре нинди булуын ачыклап үтте.
Хәзрәт ир-ат һәм хатын-кыз арасында булган мөнәсәбәтләрнең ике якның да әхлакый сыйфатларына бәйле булуын әйтте. "Әгәр кеше башкаларны ихтирам итә икән, ул үз янындагы иң якын кешесе белән дә шундый мөнәсәбәтләрдә булырга тырышачак. Шуңа күрә ныклы гаилә төзергә теләсәгез, бик күпкә алдан әзерләнергә кирәк", - диде спикер.
Хатын-кызларга хас хикмәт турында сөйләгәндә, Мөхәммәд хәзрәт ирнең хатынына булган җылы карашын саклап калуга бәйле кызыклы риваятьләр белән дә бүлеште дип хәбәр итәләр мөфтияттән.