Бу төркемдә гакыйда, мөнәсәбәтләр, гаилә хокукы, мәчетләр эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирергә була. Хәзерге вакытта имамнарга 109 сорау килгән.
“Бүгенге көндә кешеләрнең дин турындагы мәгълүматны интернеттан алуын исәпкә алып, без “кайнар элемтә” оештырырга уйладык. Нинди сорауларның күбрәк бирелүен карап, алга таба эшчәнлек юнәлешләрен билгеләр өчен, өлкә имамнары белән семинар уздырачакбыз. Моннан тыш, еш очрый торган сорауларга җаваплар бирелгән җыентык чыгарырга җыенабыз”, - дип сөйләде әлеге проект авторлары. Бу хакта ислам.ру яза.