
Хәзерге вакытта Ош, Җәләл-Абад һәм Иссык-Күл өлкәләре хакимиятләре балалар белән очрашулар узыдра, аларга үз-үзеңә кул салуның зарары, яшүсмерләр арасында рэкет һәм экстремистик агымнарга җәлеп итү турында лекцияләр укый.
Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте өлкәләргә еллык планга мәктәп укучылары белән профилактик эшне дә кертергә тәкъдим итте.
"Балалар белән очрашулар милиция һәм район мәгариф үзәкләре хезмәткәрләре катнашында уза". - дип билгеләп үтте Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат сәркатибе Максат Атабаев. Бу хакта Ансар.ру яза.