Хәзерге вакытта мәет ашларын рестораннарда зур акчалар тотып уздыралар. Хәтта моның өчен исламга каршы килә торган гамәл – кредитлар да алалар.
Дин әһелләре артыгын кылануның кимчелек булып саналуын искә төшерде. Хәзер Актүбәдә кеше үлгәннән соң корыла торган өстәлнең конкрет бер бәясе тәгаенләнгән. Ул 170 000 тәңкә (тенге) тора. Моннан тыш мәҗлестә була торган исемлек тә төзелгән.
“Бәйрәм булганда, кешеләрнең шатлануы, мулдан өстәл коруы аңлашыла. Әмма кешене соңгы юлга озатканда, мул итеп табыннар кору аңлашылып бетми. Икътисади яктан караганда да, мондый өстәлне бөтен кеше дә кора алмый. Мәет ашларының бәйрәм кебек узуы күэелне тырнап тора”, - диде Актүбә үзәк мәчетенең Аксакаллар советы әгъзасы Бәкәҗан Ахан. Бу хакта informБЮРО хәбәр итә.