
Гиссар шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Шәрәфетдин Фазылов хәбәр иткәнчә, дин әһелләре военкомат хезмәткәрләре белән берлектә, армиягә чакырылучылар янына барып,армиядә хезмәт итүнең кирәклеге турында әңгәмә коралар.
"Без ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, ил һәм төбәк эчендәге тотрыклылык, шулай ук армия - тормыш мәктәбе, анда кеше үзенең конституцион бурычын үти, халкына хөрмәтен күрсәтә дибез. Безнең вәгазьләребездән соң мин үзем берничә кешенең армиягә барырга теләк белдерүенә шаһит булдым", - ди имам-хатыйб.
Таҗикстан президенты указы буенча, язгы чакырылыш 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Илнең оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел саен армиягә 15-16 мең кеше алына дип хәбәр итә ансар.ру.