Илсур Метшин 18 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе карамагындагы балалар стационарында булып кайтты

Казан мэры нәниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде, тизрәк сәламәтләнеп, гаиләле булуларын теләде

БӘЙЛЕ
2015 Дек 31

30 декабрь көнне 18 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе карамагындагы балалар стационарында нәни пациентларның көне бик күңелле Яңа ел тамашасыннан башланып китте. Башка әкият геройлары белән бергә биредә Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашында бәйрәм кичәсе үтте. Балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар. Нәниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән Казан мэры Илсур Метшин тәбрикләде.

Шәһәр башлыгы белән бергә ,балалар стационарына, шулай ук, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев, 18 нче номерлы үзәк шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Рөстәм Бакиров та килде, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

Зорге урамы, 2а адресы буенча урнашкан 18 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе карамагындагы балалар стационары 50 урынга каралган педиатрия, 40 урынга каралган пульмонология, 30 урынга исәпләнгән психоневрология бүлегеннән тора. 1 айлык балалардан алып 5 яшькә кадәр караучысыз калган нәниләрне “канат астына” алган психоневрология бүлеге - шәһәрдә бердәнбер медицина учреждениесе. Бирегә авыр хәлдә булган гаилә сабыйларын, урамда ташлап калдырылган, бала тудыру йортында әниләре калдырып киткән балаларны урнаштыралар. Стационарда балаларның туган көне языла, аларга исем, фамилия бирелә, яңа документлар булдырыла.

Бүлектә эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: Казанда көнкүреш сәбәпләр аркасында, ел саен 20-25 ана үз баласыннан баш тарта. Бүгенге көндә стационарда – 23 бала, шуларның 6-сы – күкрәк баласы һәм 17 бала – 4 яшькә кадәрге сабыйлар. Илсур Метшин күкрәк балалары өчен каралган бинаны һәм олыраклар өчен билгеләнгән уен бүлмәсен карады. Стационарда эшли торган хезмәткәрләр сүзләренчә, балалар Яңа елга уенчыклар сорыйлар икән. Ташлап калдырылган балалар өчен иң зур бүләк, әлбәттә, ул баланы яратучы һәм аны кайгыртучы гаилә.

Илсур Метшин пациентларның алдагы язмышы – тернәкләндерү һәм балаларны “уллыкка алу” гамәлләре белән кызыксынды. Бүлек мөдире Татьяна Мороз сөйләгәнчә, стационарда “статуссыз” балалар. Әлегә аларны уллыкка алып булмый. Күп очракта бирегә перинаталь патологияләре булган балалар эләгә. Дәвалау курслары үткәннән һәм документлар рәсмиләштерелгәннән соң, нәниләрне балалар йортына күчерәләр икән. Аннан соң аларны өйләренә озаталар яки тәрбиягә алган гаиләләргә бирәләр.

Стационардагы кечкенә пациентлар өчен бүген Яңа ел тамашасы оештырылды. Кыш Бабай булып киенгән Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов һәм Кар кызы, башка әкият геройлары балалар өчен спектакль куйдылар, бергәләшеп әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Балалар бәйрәмдә бик теләп катнаштылар һәм бирелгән бүләкләргә чын күңелдән шатландылар. Кечкенә пациентларга шәһәр мэриясыннан баллы күчтәнәчләр өләшенде. Илсур Метшин нәниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде, тизрәк сәламәтләнеп, гаиләле булуларын теләде.
«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе