
Роскомнадзор Роспотребнадзор, фәнни җәмәгатьчелек һәм әйдәп баручы социаль челтәрләрнең администраторлары белән берлектә социаль челтәрләрдәге үлемгә чакыручы мәгълүматны үз вакытында ачыклар өчен методика булдырган.
Ведомство белгечләре, популяр интернет мәйданчыклар һәм иҗтимагый оешмалары активистлары көн саен үз-үзеңә кул салуга кагылышлы 150 дән артык төркемне яба. Россия ресурсларындагы мәгълүмат – 1-3 сәгать, чит илнекеләрдәгесе бер тәүлек эчендә юкка чыгарыла, дип хәбәр итә Роскомнадзор.