
“Хузур” нәшрият йорты «ИГИЛ- иблис армиясе» дип аталган китап нәшер итте. Китапта Россиядә тыелган террорчылык оешмасы ИГИЛның килеп чыгышы, тарихы, тискәре йогынтысы бәян ителә. Бу оешманың дини кыйммәтләрдән ерак булуы дәлилләр белән аңлатыла. Исламның көч куллану, җимерү кебек җинаятьчел адымнарга өйрәтмәве җиткерелә.
Китапны “Хузур” нәшрият йорты кибетләреннән алырга мөмкин.
Нәзарәт сайтыннан.